ПОЛИ’ТИКА и. гр. 1) Дәүләт хакимиятенең, берәр партия яки иҗтимагый төркемнең үз мәнфәгатьләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән эшчәнлеге; сәясәт. Укытучы сыйфатында җибәрелгән бу кешеләр --- руслаштыру политикасын үткәрергә тиешле булалар. Р.Мөхәммәдиев. Эчке политика. Тышкы политика

2) Халыкара, иҗтимагый яки дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләр һәм вакыйгалар. Син, энекәем, минем сүзне политикага борма, яме? Ш.Рәкыйпов. Хезмәт ветераны Габдрахман абзый, балта остасы, безнең белән күрешкәч, беренче сүзе итеп: «Яшәсен Горбачёв! Яшәсен перестройка! Яшәсен яңа политика!» – диде. Г.Ахунов. Кешенең, диде ул, политика, белем, сәнгать белән шөгыльләнү өчен, өч төрле шарты булырга тиеш. М.Мәһдиев

3) сөйл. Берәр нәрсәгә ирешү өчен файдаланылган шәхси алым, юнәлеш; эш итү чарасы. [Ул] бер эшкә дә катнашмау политикасы алып бара. Т.Гыйззәт. – Аны университет җибәрмәячәк, – диде Камил. – Китәм дип, берәр политика белән генә тыпырчынадыр. Х.Сарьян. Кайсыдыр ки, безнең яңа килгән иптәшләр мәктәптә электән килгән өлкәннәргә, чыныккан кадрларга карата бик үк дөрес булмаган политика алып баралар. М.Мәһдиев

4) сөйл. Берәр нәрсә эшләргә астыртын ният, хәйлә, мәкер. Мин хәзер --- сезнең политикагызны белдем инде: безне кулга төшермәкче булгансыз! Ф.Әмирхан. Безнең өйдә син урнаштырган кагыйдә белән яшибез, тик син моны әтинеке итеп күрсәтергә тырышасың. Ә ныклап уйласаң, бу – бик нечкә политика ---. З.Кадыйрова

5) тар. сөйл. Революцион эшчәнлек, революцион хәрәкәттә катнашу. [Галиулла:] Таш капчык моннан җиде генә чакрымда, --- утырып караганың юкмы? [Якуб:] Бер туры килде. Политика өчен, Казанда. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә