ПОЛИ’ТИК II и. рус 1) Сәяси мәсьәләләр белән шөгыльләнүче кеше, сәясәт эшлеклесе. Хөкүмәт, ягъни политиклар җитәкчелегендә яңа комиссия төзергә туры килде. А.Тимергалин. Политиклар аны [халыкара космик экспериментны] тарихи дип, шагыйрьләр Мәңгелек белән Җаваплылык каршында очрашу дип атадылар. Галәмгә юл. Кандидатлар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев, политик Флёра Зыятдинова һ.б. бар. Сөембикә

2) күч. Эшне алдан уйлап, бик оста һәм нәтиҗәле оештыра белүче, башкалар арасында үзен иркен, ышанычлы тотучы кеше. Салават бит ул – хәйләкәр, тәҗрибәле кеше. --- Ерактан уйлап эш итә ул. Политик. А.Шамов. --- Дәүләтьяров – политик кеше, ул хәтле шыр ялангач итеп сөйләүне яратмый иде. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә