ПОЛИ’ТИК I с. 1) Сәясәт (1 мәгъ.) белән бәйле, теге яки бу сәясәтне тормышка ашыруга мөнәсәбәтле. Шәмсетдинов укытучыларның политик белемнәрен дә тикшергән. М.Мәһдиев. Башкарган эшнең сыйфаты, чит илдә йөргәндә таләп ителгән политик уяулык, тәртип саклау, --- авариясез йөзү – экипажның --- әнә шундый эшләре өчен без капитан белән икәү җавап бирәбез. М.Юныс

2) Сәяси яктан көчле, аңлы. «Яшь гомер»[нең] политик иң үткер булган 2 нче пәрдәсенә шундый дөрес бәя Г.Камалның ул чордагы дөньяга карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. М.Гали

3) Дәүләтнең хокукый системасына караган. Эшчеләрнең һәм крестьяннарның namшa Россиясендә бернинди дә политик хокуклары булмады. М.Җәлил. Тайвань политик системасында нинди үзенчәлекләр күрергә мөмкин? В.Юныс. Патриархаль татар дөньясының богауларыннан ычкынган шәхеснең рухи ихтыяҗларына яшәп килүче политик строй үзенең богавын сала. Фән һәм тел

4) Бик нечкәләп, оста итеп уйланылган (үз-үзен тотыш, эш итү h.б.ш. тур.). Политик тактлылык

5) Революцион, гамәлдәге хакимияткә каршы юнәлдерелгән эшчәнлек белән бәйле. 1905 елгы Канлы якшәмбене билгеләп үтү уңае белән Петроградта, Мәскәүдә, Бакуда сугышка һәм патшага каршы политик стачкалар үткәрелгән. Ш.Рәкыйпов. Бирегә Үзәк Россиядән политик тоткыннар җибәрелгән, монда алдынгы фикер ияләре, --- революцион демократлар сөргендә яшәгәннәр. Россия тарихы. Казаннан барган вәкил П.П.Лебедевның сөйләвенчә, ул чорда --- Воркута лагеренда политик тоткыннар ике тапкыр бунт күтәрергә омтылып караганнар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә