ПОЛИТБЮРО и. рус Берәр сәяси партиянең Үзәк комитеты тарафыннан сайланып куелган сәяси бюро // СССРда: Коммунистлар партиясенең җитәкче органы. Син әллә политбюро членнары көн-төн Кремльдә генә ята дип беләсеңме? М.Мәһдиев. Политбюроның Татар-башкорт республикасының язмышына нокта куйган утырышы --- хакында --- М.Солтангалиев юлда --- ишетә. Р.Мөхәммәдиев. Мәскәүдә, политбюрода, ЦКда авылларның, зиратларның су астында калуын телиләр дип уйлыйсыңмы әллә син? З.Хәким |