ПОЛИТБҮЛЕК и. Политик бүлек; СССРда җитәкчелек һәм сәяси эшне көчәйтү өчен, Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты тарафыннан армия һәм флотта төзелгән сәяси орган. Комсомол секретаре сөйләп туктагач, политбүлек начальнигы урыныннан торды. М.Юныс. Тагы өч көннән Көнчыгыш фронтының 5 нче армиясе политбүлегенә башкорт гаскәриләренең Кызыл Армия белән бер сафка басып --- көрәшергә әзер булуы хакында хәбәр җиткерелә. Р.Мөхәммәдиев. – Сез әле һаман коммунист түгел? – диде аны үзенә чакыртып алган политбүлек начальнигы Бема. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә