ПОЛИСТИРОЛ и. гр.-лат. махс. 1. Сәнәгатьтә һәм көнкүрештә изолятор сыйфатында файдаланыла торган үтәкүренмәле, яктыга бирешмәүчән пластик масса, синтетик полимер. Узган елда поликарбонат, бензинның күп октанлы компонентларын, пластмасса һәм резина-техника эшләнмәләре җитештерү үзләштерелде, полиэтилен заводы, полистиролның өченче линиясе файдалануга тапшырылды. Ватаным Татарстан. Завод ачу тантанасы истәлеге итеп, Минтимер Шәймиевкә полистиролдан ясалган бер сувенир бүләк иттеләр. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. Шундый пластик массадан ясалган. Полистирол торба. Полистирол савыт-саба



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә