ПОЛИРО’ВКАЛЫ с. Шомартып яки лаклап ялтыратылган. Полировкалы тәбәнәк өстәл янында Тамара кайнаша икән. М.Мәһдиев. – Алай икән, – диде Шәвәлиев, бармакларын полировкалы өстәл өстендә биетеп. Ф.Садриев. Стенаның бер ягы иңеннән иңенә ике метр чамасы биеклектәге полировкалы такталар белән тышланган. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә