ПОЛИП и. гр. 1) биол. Бер очы белән кузгалмый торган әйбергә береккән, икенче очында авызы булган эчәккуышлы хайван. Тропик диңгезләрдә яшәүче мәрҗән полипларының кайбер төрләре сай урыннарда --- мәрҗән рифлары барлыкка китерәләр. Биология. Рифларны мәрҗән полиплары --- төзегәннәр. Физик география. Колония булып яши торган полипларда, гадәттә, скелет хасил була. Зоология 2) мед. Лайлалы яры өстенә үсә торган зарарсыз шеш. Доктор кызның борынында ниндидер полип барлыгын һәм аны кистерергә кирәклеген әйтте. С.Сабиров. «Аналыгыңда – миома, өстәвенә, полип та бар, операция кирәк», – диюләрен гел колак яныннан гына уздыра килдем. Сөембикә. Эчке әгъзаларга полип үссә, тирегә «асылмалы» миңнәр, сөял чыга. Ватаным Татарстан |