ПОЛИОМИЕЛИТ и. гр. мед. Арка миендәге соры матдәнең ялкынсынуыннан гыйбарәт, параличка китерә торган йогышлы авыру; балалар параличы. Полиомиелит яшь балаларда була. Полиомиелит белән авырганда, еш кына паралич суга. Тап-таза аяклар, куллар җансыз әйбер кебек салынып кала. Н.Фәттах. Бала чакта полиомиелит авыруы аның аякларын корыткан. М.Юныс. Туберкулёз, кызамык, кызылча, полиомиелит, --- паротит кебек авыруларны кичерүнең ахыры бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Мәгърифәт |