ПОЛИМОРФИЗМ и. гр. 1) биол. Бер үк төрдәге хайваннар яки үсемлекләр арасында бер-берсеннән бик нык аерыла торган затлар, формалар (мәс., бал кортлары арасында сорыкортлар, бал җыючы, сакчы һәм ана кортлар) булу. Ябыгорлыклыларда югары дәрәҗәдәге полиморфизм, экологик үзгәрүчәнлек һәм җир өстенең төрле яшәү шартларында үсәргә җайлашу гаҗәпләндерә. Ботаника 2) хим. Бер үк матдәнең төрле формада кристаллаша алу үзлеге. Полиморфизм үзлеге кургаштан башка күп кенә химик элементларда да күзәтелә. Физика |