ПОЛИМЕР и. гр. 1. 1) хим. күпл. Молекулалары кабатланган атомнар төркеменнән торган чылбыр хасил итә, башлыча техник тармакта киң кулланыла торган югары молекуляр химик кушылмалар. Полимерлар --- үзләренең кайбер сыйфатлары белән металлга караганда өстенрәк тә ---. Философия. Боларга [табигый булмаган яңа материалларга] --- кирәкле үзлекләргә ия булган полимерлар һәм башкалар керә. Физика. Полимерларның иң арзанлысы һәм иң киң кулланыш тапканы – поливинилхлоридның нигезендә хлор ята. Татарстан яшьләре 2) Составы белән шундый кушылмалардан тора торган материал. Россия ихтыяҗлары өчен җитәрлек дәрәҗәдә полимерның әлегә кытлык булган төп төрләрен җитештерү җайга салынырга тиеш. Ә.Маликов 2. с. мәгъ. Шундый кушылмалардан гыйбарәт булган, шуннан эшләнгән, ясалган. Кызганыч, быел --- полимер плёнкалар --- эшләү, электр энергиясе бирү кимеде. М.Галиев. Техниканың төрле өлкәләренә бик киң үтеп кергән синтетик полимер һәм силикат материалларның ассортименты туктаусыз артуга карамастан, --- металлар төп конструкцион материал булып калалар. Коррозия һәм металларны саклау |