ПОЛИКЛИ’НИКА и. гр. Амбулатор авыруларны кабул итеп яки өйләренә барып ярдәм күрсәтә торган киң профильле яки махсуслашкан дәвалау-профилактика учреждениесе. Ялга каршы нинди поликлиника эшләсен, ди! М.Насыйбуллин. Иртәнге сигездә поликлиникага юнәлдем. М.Юныс. Поликлиникада иртәнге биштән чират торырга кирәк. М.Маликова |