ПОЛИКАРБОНАТ и. гр.-лат. 1. Күмер кислотасының һәм фенолның синтетик полимерлар классына керә торган катлаулы полиэфирлары; чыдамлы һәм диэлектрик үзлеккә ия булган төссез үтәкүренмәле продукт. 15 нче мартта полиция хезмәткәрләре --- поликарбонат төягән йөк машинасын тоткарлыйлар. Ватаным Татарстан. Полимер материаллар, төгәлрәк әйтсәк, поливинилхлорид, --- поликарбонат тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Татарстан яшьләре 2. с. мәгъ. Шундый материалдан ясалган. Хәзер кәрәзле поликарбонат теплицалар киң кулланылышта. Ирек мәйданы |