ПОЛИГРАФИ’Я и. гр. Басма продукция чыгаруның бөтен төрләрен үз эченә алган сәнәгать тармагы; шуңа караган техник чараларның җыелмасы. Нигә дип әдәбият кануннарын да, полиграфия кагыйдәләрен дә бозып, кереш сүзеңне китабыңның уртасына китереп керттең? М.Әмир. Әйе, полиграфия – матбугатның да, әдәбиятның да нигезе. М.Вәли-Барҗылы. Республикада полиграфия базасының үсеше турында --- кем кайгыртырга тиеш? Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә