ПОЛИГРА’ФИК с. Полиграфиягә караган, полиграфиягә мөнәсәбәтле. Безнең дәүләт нәшриятларында чыккан китапларга карагач, татар китабының --- полиграфик эшләнеше шактый ук зәгыйфь икәнлеген күрәсең. Р.Фәйзуллин. Хәзер инде «Татарстан» – ике дәүләт телендә нәшер ителә торган, --- полиграфик яктан затлы журнал. Р.Миңнуллин. Үзебезнең компьютерларга нигезләнгән басмаханәбезне булдыру максатында, профессор Галим Улумбеков җитәкләгән полиграфик төркем белән элемтә урнаштырдык. И.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә