ПОЛИГОН и. гр. 1) Корал, хәрби техниканы сынау яки хәрби өйрәнүләр өчен махсус җиһазландырылган зур җир яки су мәйданы. – Яшьлегемә кире кайттым бит әле, туганкай, – диде Шәрәф. – Полигонда булдым, хәрби учениеләрне күрсәттеләр. М.Мәһдиев. Тирән кар белән капланган кышкы полигонда бүгенгә билгеләнгән эшләрен бетергәч, офицерлар --- кышкы торакка солдатларны озатып куйды. М.Вәли-Барҗылы. Полигонда тыныч буламы соң?! Анда корал сыныйлар. А.Хәсәнов 2) Җыелма тимер-бетон конструкцияләр һәм детальләр җитештерүче ачык мәйдан. Җитмешенче елларда Иләбәр авылында төзелгән һәм хәзер дә халыкка һәм оешмаларга игелекле хезмәт күрсәтә торган тимер-бетон эшләнмәләр заводы да (полигон) Минтимер Шәймиев инициативасы белән барлыкка килде. Борынгы Калатау итәгендә 3) Фәнни һәм башка төрле сынаулар үткәрү мәйданы. Алма-Ата шәһәре сейсмологлары, махсус биологик полигон оештырып, анда тотылучы бурсыклар, --- чәүкәләр ярдәмендә җир тетрәүләрне алдан белеп тору мөмкинлекләрен өйрәнәләр. Х.Мәхмүтов 4) Калдыкларны, чүпне әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясамыйча күмү өчен махсус җиһазландырылган мәйдан. Калдыкларны заводтан 30 км ераклыкта урнашкан полигонга чыгаралар. Тирә-юнь мохитне саклау. Чүп полигонын ерактарак ачсаң, болынга якын, якындарак ачсаң – борынга якын! Ватаным Татарстан. Самосырово полигонына көн саен 300 машина чүп килә. Шәһри Казан 5) күч. Нәрсәне дә булса сынау, әзерләү өчен җирлек, нигез, зәмин. Курчак театры ул чакта Татарстан театрлары өчен директорлар тәрбияләп бирү полигоны кебек иде. Р.Батулла. Җир – Кояшның полигоны. Җылылыгының куәтен, яктылыгы хасиятен Җирдә сыный Кояш. Р.Харис. Бүгенге Америка иле ул – кеше җанын үзенчә бертөрле сынап карау полигоны кебек кабул ителергә тиештер инде. М.Вәли-Барҗылы |