ПОЛИГЛОТ и. гр. Күп телләр белүче кеше. Равил Бохараев дигән гаҗәеп колачлы шагыйрь, публицист, полиглот, гыйлем иясен татар дөньясында әлегә бик үк белеп бетермиләр кебек. Р.Әхмәтҗанов. – Китап яраткан кешене полиглот диләрме әле? – Юк, библиофил диләр. К.Кәримов. Иң күп тел белүче – полиглот дип, 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Кызыклар дөньясында |