ПОЛИГА’МИЯ и. гр. 1) Берьюлы берничә хатын яки берничә ир белән тору; күбирлелек яки күпхатынлылык. Полигамия --- хатын-кызны ир-ат белән тигезсез хәлгә куя ---. Р.Хәкимов. Заманында кеше мәңге бергә яшәргә дип гаилә корган, хәзер исә кыска вакытлы никахлар популярлаша. Социологиядә бу эзлекле полигамия дип атала. Татарстан яшьләре

2) зоол. Ата хайванның бер үрчү сезоны эчендә берничә ана хайван белән җенси мөнәсәбәткә керүе. Полигамия маймыллар һәм бигрәк тә тавыксыманнар отрядына кергән кошлар арасында билгеле. Кызыклы физиология. Полигамия, ягъни берничә партнёр белән бәйләнешкә керү, маймылларда, арысланнарда, куяннарда күзәтелә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә