ПОЛИВИТАМИН и. гр.-лат. 1. Витаминнар комплексы; шундый комплекстан торган дару. Аннары без җәй буена күпме поливитамин ашый торган идек, җир ачылганнан алып беренче кар төшкәнчегә кадәр. Ә.Еники. Поливитаминнар хәтерне яхшыртырга булышалар. Татарстан яшьләре 2. с. мәгъ. Составында төрле витаминнар булган. Серкә, биологик актив өстәмә буларак, бик күп авыруларны дәвалауда табигый поливитамин препарат буларак кулланыла башлады. Татар балы |