ПОЛИАРТРИТ и. гр. мед. Берьюлы яки бер-бер артлы берничә буынның ялкынсынуы, буыннар сызлаудан гыйбарәт авыру. Полиартрит дигәннәр иде хастаханәдә – шулдыр. Т.Миңнуллин. [Тәүфыйк:] Полиартрит аңарда. [Сабир:] Полиартрит түгел, ялкаулык көчле аңарда, ялкаулык. Х.Ибраһим. Хәзер дөнья табиблары балык маен ишемиядән, --- полиартритны дәвалаганда кулланалар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә