ПОЛЕ’МИКА и. гр. кит. Гыйльми, әдәби, сәяси һ.б.ш. мәсьәләләрне җыелышта, матбугатта тикшергәндә, ачыклаганда була торган бәхәс. Без моңа каршы бик каты сугыш ачарга, кат-кат полемика ясарга мәжбүр булдык. Г.Ибраһимов. Ихтимал, хатлашу тәртибендә алып барылган һәм бераз озаккарак сузылган бу әңгәмәнең, полемика сәнгате күзлегеннән караганда, --- беркадәр файдасы булыр, дип ышанам. Р.Фәйзуллин. Публицистлык ул янә дискуссия, полемика, бәхәс оештыру осталыгын да күз уңында тота. И.Низамов |