ПОЛЕ’МИК с. кит. 1) Бәхәс тудыра торган, бәхәсле мәсьәләләр күтәрелгән. Әдипнең тәнкыйть мәкаләләре һәм монографик хезмәтләре күтәргән мәсьәләләрнең актуальлеге, конкретлыгы, полемик характерда булуы белән җәлеп итә. Әдипләребез 2) Сүз көрәштерүгә, бәхәскә корылган, бәхәс характерындагы. Мәкалә Исхакыйга хас булган публицистик кайнарлык, полемик рух белән язылган. Х.Миңнегулов. Парадокс сатирик, юмористик һәм полемик әсәрләрдә бик еш кулланыла. Тел – белемнең ачкычы |