ПОКРЫ’ШКА и. рус Велосипед, автомашина һ.б.ш.ларның тәгәрмәч камераларына кидерелә торган калын резин тышлык. Фатих йөк машинасының тәгәрмәч покрышкасыннан башмак ясап бәйләгән ---. Р.Батулла. – Покрышканы шул тимерчыбык кына тота, – диде Мәрдегалләм. – Алар булмаса, покрышка тәгәрмәчтән бүселеп чыга. Ф.Баттал. [Ф.Кәримнең] Аркасында киндер биштәр, аягында автомобиль покрышкасыннан эретеп эшләнгән --- аяк киеме була. Репрессиялəнгəн татар əдиплəре |