ПОКОС и. рус Бер кеше алын алып чабып узгач кала торган печән, тезем. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек. Ә.Еники. Ирләр бер покос чыкканда, ул бер ярымны чыгып өлгерә иде. Ә.Гаффар. Менә шулай берәр покос чыкканнан соң, карт имән төбенә утырып, мәтрүшкә чәе эчеп алабыз. Н.Гамбәров |