ПОЗИ’ЦИЯ и. лат. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса урнашу тәртибе, урнашу ноктасы. Хәйбулла кечкенә бер калкулык янында туктады. «Ярар, шунда көтәрмен. Позициясе дә җайлы, обзоры да киң», – диде ул үз-үзенә ---. Г.Әпсәләмов. Безнең позиция шәп. Күзәтәбез. М.Мәһдиев. 1989 елда уздырылган исәп алудан соң, башкортлар – икенче, ә татарлар өченче позициягә күчә булып чыга. Татарстан яшьләре

2) хәрби Сугышчан берәмлекнең сугышка әзерләнү һәм аны алып бару өчен урнашкан җир кишәрлеге яки сулык. Кызыл Армия частьларының позициясе күренә. М.Җәлил. Чикләнгән төбәкләрдә уңайлы позиция эләктерү һәм шунда ныгып калу өчен барган вак-төяк сугышлар гына кабынгалап ала. Р.Низамиев. Немецлар үз позицияләрен бик яхшылап маскировкалаганнар. Казан утлары

3) Хореографиядә гәүдәнең, аякларның билгеле рәвештә торышы. Бию белән шөгыльләнгәч, йөргәндә дә беренче позициядәге кебек баса идем. Ф.Бикчәнтәев

4) Шахмат, шашка яки башка уеннарда уенның теге яки бу моментында фигураларның торышы. Позициясе яхшы булуына да карамастан, ул шахмат тактасындагы фигураларын сыпырып төшерде ---. Н.Фəттах. Малай, бөтен дөньясын онытып, бар игътибарын үз фигураларын уңай позицияләргә урнаштыруга юнәлдерә, кайбер йөрешләрне 15–20 шәр минут уйлап, өстенлеккә ирешә. Ватаным Татарстан. Рубик кубигын, теләсә кайсы позициядән башлап, 20 тапкыр борып җыеп була. Ирек мәйданы

5) лингв. Тел берәмлеге урнашкан тирәлек. Борынгы төрки теле өчен хас интервокаль позициядә тартыкларның саңгырау әйтелеше сакланган ---. Ф.Нуриева

6) Реестр, исемлек, прейскурант һ.б.ш. документларда күрсәтелгән, теркәлгән берәмлек. Товарлар исемлеге җитмеш позициядән тора

7) күч. Кемнең дә булса үз принципларыннан, эшчәнлегеннән чыгып тоткан урыны, яулап алган, лаек булган дәрәҗәсе. Көч бар чакта, эшлисе эшне эшләп, яулыйсы позицияләрне яулап калырга кирәк. М.Юныс. Бу чакта Уралдан килгән яшь талантның Казан әдәби даирәсендә позициясе нык була дияргә мөмкин. Гасырлар мирасы

8) күч. Кемнең яки нәрсәнең дә булса үз-үзен тотышы, эшчәнлеге нигезенә салынган принцип, берәр мәсьәләгә карата фикер, мөнәсәбәт, караш. Әмма аларның үз кайгысы кайгы, һәм аерылганда икесе дә үзләренең элекке позицияләрендә калалар... В.Юныс. Күп кенә әсәрләр башка язучылар әсәрләренә җавап, авторның үз һәм үзгә позициясен белдерүе рәвешендә иҗат ителәләр. Р.Гали. НАТО да үз позициясен белдерде: бу сугышта агрессор – Русия, аның Грузия территорияләренә керергә хакы юк. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә