ПОЗИЦИОН с. 1) хәрби Озак вакыт даими сугышчан позицияләрдә алып барыла торган. Билгеле булганча, бу фронт гаскәрләренә елларга сузылган йончыткыч позицион сугышлар алып барырга туры килә 2) Шахматта һ.б. уеннарда: акрын-акрын яхшырак позиция алуга юнәлдерелгән 3) Нәрсәнең яки кемнең дә булса урнашу тәртибенә бәйле. --- татар телендәге [а] фонемасын алсак, әйтелештә аның өч төрле позицион варианты булуы күренә. И.Бәширова. Сузыкларга кагылган башка үзенчәлекләр аваз тәңгәллекләренә, төрле позицион күренешләргә кайтып кала. Татар халык сөйләшләре. Бу хезмәтнең беренче бүлегендә позицион унарлы санау җыелмасында исәпләү алымнары бәян ителә ---. Татар милли педагогикасы |