ПОЗИТИВИСТ и. лат. Позитивизм тарафдары. Позитивистлар, барлык фәннәрне файдаланып, уртак бер яңа фән барлыкка китерергә, аны социологиягә нигезләргә телиләр. Д.Заһидуллина. Позитив фәнне үзләштергән кешегә позитивист дип әйтелә. Инсан һәм дин. Позитивист буларак, И.Ковалевский социаль үсеш һәм социаль бердәмлек теориясенә зур игътибар бирә. Социология буенча лекцияләр курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә