ПОЗИТИВ II с. 1) филос. Позитивизмга караган, шуңа нигезләнгән. Позитив социологиядән аермалы буларак, гуманитар социология кешенең үз-үзен тоту мотивларына ныграк игътибар итә. Социология буенча лекцияләр курсы. --- позитив фәннәр барлыкка китергән мөмкинлекләрдән файдалану югары әхлак иясе булган кешенең вазифасы булырга тиеш. Инсан hәм дин. Позитив психология өлкәсендәге танылган белгеч, профессор Дэвид Майерс сүзләренә караганда, һәркем дә бәхетле була ала ---. Татарстан яшьләре

2) кит. Уңай; киресе: негатив. Кешенең рухи халәте позитив дулкынга көйләнгән булуы әһәмиятле. Х.Хөснуллин. Байлар һәм ярлылар бергә генә була ала, алар берсе икенчесенең яртысы (позитив + негатив = бербөтен, ягъни җәмгыять). Р.Сафин. Позитив сәясәтнең бурычы мәсьәләне хәтта сөйләшүләр юлы белән хәл итеп була торган конфликт хәленә дә китереп җиткермәүдән гыйбарәт. Ватаныбыз тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә