ПОЗИТИВ I и. лат. махс. 1) Негативтан төшереп алынган, ак һәм кара өлешләре чынбарлыкка туры килә торган фоторәсем; фотография эшенең төп максаты һәм нәтиҗәсе. Голограмманың позитивы да, негативы да бер үк төрле сурәт бирә. Физика 2) җый. Уңай эмоцияләр, уңай тәэсирләр. Аннан алып кайткан позитивны кая куеп бетерәсе булыр?! Безнең гәҗит. Конференциядә балаларда тискәре күренешләрне, начар гадәтләрне бетерүгә, позитивка юнәлдерелгән күптөрле секцияләр оештырылган иде. Шәһри Казан |