ПО’ЗА и. фр. Гәүдә торышы, утырып яки басып тору рәвеше. Укытучылар, --- китап-дәфтәрләрен урнаштырып, директордан күрсәтмә көткән сыман позада калдылар. М.Мәһдиев. Үзеннән биек кукурузлар арасында атка атланган позага баскан Сакал Шәйхи рәсеме кайда? К.Кәримов. Бөҗәкләрнең яшәү рәвешен күрсәтә торган коллекцияләр төзегәндә, личинкаларны алар өчен генә характерлы позада киптерү кирәклеге килеп чыга. Яшь натуралистларга ◊ Позага басу Үз сүзен сүз итү өчен киреләнү; тәкәбберләнү. Ул [Т.Миңнуллин] үз күңелендәге туры сүзне --- бәреп әйтә, --- әмма берчакта да позага басмый, урам себерүчене дә үзе белән тиң күреп аралаша, президентлар янында да мескенләнмичә сөйләшә белә. Р.Вәлиев. Берничә ай элек --- бик каты бәхәс кубып, күп нотыклар сөйләнгәннән соң, депутатларыбыз «позага басып файда чыкмас» дип таралышканнар иде инде. Татарстан яшьләре. Поза ясау Ясалма кылану, тыштан матур күренергә тырышу. [Бүгенге шагыйрьнең] Яңа шигырьләрен укыган саен ышана барасың: сүздә саксызлыкларын, бераз поза ясауларын искәрткән хәлдә дә, яшьләрдән әлеге юлга иң якыны Ркаил Зәйдуллин бугай. Балачак әдипләре |