ПОЖА’РНЫЙ и. рус 1. 1) Янгын сүндерүче, янгынчы; янгын куркынычсызлыгы командасында хезмәт итүче кеше. Зыялыларыбызга һәр ничек, җәсарәтле пожарныйлар кеби, җәһаләт ялкыны эчендә дөрләп янган милләтне тизрәк утка атылып коткарырга тырышу фарыздыр. Г.Тукай. Салам түбә, бер очкын урамы белән авылны юк итә. Шуңа күрә пожарныйлар көне-төне сакта торды. Ф.Садриев. Ярый әле күршеләре калды, Пожарныйлар саклап калдылар. Л.Кәшфи

2) сөйл. Янгын сүндерү пункты. Айсылу алар янына пожарныйда торучыны төшереп җибәрде. Г.Бәширов. Авылда «пожарный» турысыннан узганда, тачанкадан җиргә сикерә, тәртәләрен күтәртеп куйган арбага атларны җигеп, инештән су ташырга керешә. Г.Ахунов. --- ул Әхмәтзарифның халат чабуын кулына чорнап тотты. – Хәзер үк пожарныйга илтеп бушат йөгеңне, Алланың нәгъләте төшкере! М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. сөйл. Янгын сүндерү белән бәйле. Сез югында пожарный инспектор килеп, ут сүндерү коралларын тикшереп китте. М.Юныс. Әниләре – урта мәктәптә завуч, әтиләре – Арчада пожарный частьтә майор. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә