ПОЖАР и. рус сөйл. Янгын. Синең утка керүеңнең поты бер тиен, пожар чыгармау чарасын күрергә кирәк иде... Ә.Моталлапов. Пожар чыгудан куркып, электрик биш йөз ваттлы лампочканы борып алды. М.Юныс ◊ Пожар бармы әллә? Ашыктырганга ризасызлык белдереп әйтелә. [Саттар]: Нәрсә, әллә пожар бармы? Ш.Усманов. Нәрсәгә шулкадәр акырасың, пожар бармы әллә? Т.Гыйззәт. Бераз хушына килгәч, карчык абзарга йөгерде. – Атасы! Атасы, дим! – Нәрсә, пожар бар мәллә? З.Мәхмүди. Пожар чыккандай Бик ашыгып, кабаланып, бәргәләнеп. Нигә пожар чыккандай кабаланасыз? В.Нуруллин. Пожар чыкканмы әллә? к. пожар бармы әллә? Пожар чыкканмы әллә, Рафис дус? Г.Сабитов |