ПО’ЕЗД и. рус Локомотив яки моторлы вагон ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган бер-берсенә тоташкан вагоннар составы. Баку белән Дәрбәнт арасында бер кечкенә генә станциядә безне поезддан төшерделәр ---. Ш.Камал. Каршыбыздан гына елан төсле елкылдап, җемелдәп, дизель поезд узып китте. А.Гыйләҗев. Метро поезды кешеләрне төркемләп һәм берәмләп шәһәргә тарата. М.Юныс

Поезд китте Хәлне төзәтер, нәрсә дә булса эшләр өчен артык соң булу; вакытны, форсатны кулдан ычкындыру турында. Теге заманнар үтте. Ә син һаман теге заман гадәтләрен куасың. Син калдың, Вил Садриевич, ә поездың китте. Х.Камалов. Поездың китте, дисәләр, Йөрәк калсын ялкында. Инде беттем дигәндә дә Үкенми яши алсаң. В.Фатыйхов. Кыскасы, мин кайтыр вакыт җиткәч кенә каты яндым. Юләрлегем аркасында. Хәзер поезд китте – терсәкне тешләп булмый. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә