ПОДЪЁМНЫЙ и. рус Диплом алган яшь белгечкә, эшкә билгеләнгән урынга барып җитәр өчен, бер тапкыр гына түләнә торган махсус акча. – Ә подъёмный кая? диде бөркет. Пенсиягә бер ел калыр-калмас, Берегез дә мине алдый алмас! Г.Афзал. Дәүләт имтиханнарын тапшырдык. Дипломнар алдык. Подъёмный акчаларын бирделәр. А.Хәсәнов. Акча бездә бер букча. Подъёмныйлар бирделәр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә