ПОДЪЕЗД и. рус Өйнең, бинаның кешеләр кереп-чыгып йөрү урыны; күпкатлы йортта баскычлы, мәйданчыклы гомуми кулланылыштагы мәйдан. Подъездга кергәч, теге яки бу фатирдан аңкыган аш исе ялгыз ирнең аңын, зиһенен ничек томалаганын нинди сүзләр, нинди төсмерләр белән аңлатмак кирәк? З.Хәким. Өй подъездындагы җимерек почта әрҗәләренең кыйшайган авызларына ара-тирә кемнәрдер белдерүләр белән тулган күпбитле гәҗитләр кыстырып киткәлиләр. Татарстан яшьләре |