ПОДШИ’ПНИК и. рус Әйләнә яки тирбәлә торган механизмнарда, җайланмаларда каршылык көчен киметә, хәрәкәттәге өлештән йөкләнешне калган өлешләргә тапшыруда катнаша торган деталь. Сиңа үзеңнең тракторыңны йөртә белсәң, шул җитте. Подшипникларыңны эретмәсәң... М.Мәһдиев. Гребной валның подшипниклары кызды, механиклар суыту системасын көйлиләр. М.Юныс. Без утрау яныннан үтеп барганда, моторның подшипнигы чәчелде, ярга чыгып, аны төзәттек. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә