ПОДТЯ’ЖКА и. рус Чалбарны күтәртеп тору өчен, иңбашлары аша үткәреп чалбарга каптырып куела торган резиналы куш тасма. Чалбарын подтяжка белән ныгыткан, җиңнәрен сызганган Ильяс ---. Г.Әпсәләмов. Башта ук пиджагын салып утырган Зариф абзый, ниһаять, изүен чиште, подтяжкасының ике ләмкәсен дә төшерде, җиңнәрен тартып куйды. Ә.Еники. --- Кияү шәп, чалбарын подтяжкалар белән аскан, акчаны санап тотмый, балалары бар, җитмәсә. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә