ПОДСТА’НЦИЯ и. рус 1) Үзәк электр станциясеннән килгән токның көчәнешен, көчен, төрен үзгәртә торган һәм электр энергиясен кулланучылар арасында бүлә торган электротехник корылмалар җыелмасы; ярдәмче станция. Бу җәһәттән Кояш безгә иң якын йолдыз буларак электр энергиясен кулланучыларга җиткерүче подстанция ролен уйный. Р.Сафин. 110 вольт көчәнешле подстанция дә шул елларда сафка басты. Т.Нәҗмиев. Яңа су алу җайланмасы, котельныйлар, подстанцияләр төзелгәнлектән, шәһәр халкы электрга, газга, җылылыкка һәм суга тиенәчәк. Ирек мәйданы

2) Ике зур телефон станциясе арасындагы ярдәмче станция. Күптән түгел генә телефон челтәрендә эшләүче егетләр авылыбызга куелган подстанцияләрен карарга килгәннәр иде. Татарстан яшьләре

3) Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә караган кечерәк станция. Казанда исә махсус һәм педиатрия бүлекләреннән торган бер үзәк станция һәм сигез подстанция эшләп килә. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә