ПОДРАЗДЕЛЕ’НИЕ и. рус хәрби 1) Эрерәк хәрби частьның составына кергән гаскәри берәмлек (полкта: батальон, дивизион; батальонда: рота; ротада: взвод һ.б.). Бу бик тиз арада булып алды, безнең тылдан килгән яңа подразделение тавышын ишетеп, алар күз ачып йомганчы кире элдерделәр. Х.Камалов. Печән артиллерия атларына, йөк ташучы подразделение атларына әзерләнә. Ә.Айдар. Немец офицерларын үтереп, төрле авылларда урнашкан подразделениеләргә сигнал бирелә, һәм восстание башлана. З.Хәким

2) Зуррак оешманың аерым төр эшчәнлек алып барган структур өлеше. --- структур подразделениеләр җитәкчеләре белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрелә. Ватаным Татарстан. Моның өчен һәр подразделениедә компьютерлаштырылган белешмәләр базасы бар. Шәһри Чаллы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә