ПОДПРА’ПОРЩИК и. рус хәрби Россия армиясендә 1907 елга кадәр унтер-офицер составының югары дәрәҗәсе, фельдфебельдән югары һәм прапорщиктан түбән чин, шул дәрәҗәдәге кеше. «Йортка» кулларында командирларыннан рөхсәт кәгазьләре булган биш-алты подпрапорщик, унлап унтерлардан башка килүче булмады. А.Таһиров. Майор Лопатин, --- подпрапорщик Буткевич кулга алынып, Казандагы Яшерен комиссия карамагына озатыла. В.Имамов |