ПОДПОРУ’ЧИК и. рус хәрби тар. Россиядә 1703–1917 елларда һәм кайбер Көнчыгыш Европа илләрендә прапорщиктан югары һәм поручиктан түбән кече офицер дәрәҗәсе, чины һәм шул чиндагы кеше. Ахыр чиктә, әүвәлге подпоручик ризалаша, мобилизациягә эләгүен икърар итәргә була. Р.Әмирханов. Подпоручик зур исемме ул? З.Хәким. Батыршаның көрәштәшләрен каравыллау Преображенский лейб-гвардия полкы солдатларына һәм подпоручик Пётр Насоновка тапшырыла. Ф.Ислаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә