ПОДПО’ЛЬЕ и. рус сөйл. 1) Хакимият органнарына каршы яшерен рәвештә алып барылган иҗтимагый-сәяси эшчәнлек. Ике властьлылык бетә, большевиклар тагын подпольеда. Р.Низамиев

2) Шундый эшчәнлек алып барган кешеләр, иҗтимагый төркем, оешма. Шунда ишеткән хәбәрләрне Роза ярдәмендә подпольега тапшырып тордым. С.Баттал. «Кызыл Армия командирлары – ун адым алга!» дигән команда булу белән, --- строй алдына иң элек подполье оешмасы членнары чыгып басты. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә