ПОДПОЛКО’ВНИК и. рус хәрби Майордан өстен һәм полковниктан түбән рангтагы офицер званиесе яки чины; шул дәрәҗәдәге хәрби кеше. Районның хәрби комиссары – юан гәүдәле, аксыл чәчле подполковник – Рушадны каршысына утыртты. М.Мәһдиев. Өч кеше складтан йөк автомобиленә артиллерия подполковнигының Германиядән кайткан багажын төяп азапланалар. М.Юныс. Урта яшьләрдәге подполковник: «Пүчтәк нәрсәләр белән аптыратып йөрмәгез әле...» – дип чыгарып җибәрде. З.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә