ПОДПИ’СКА и. рус сөйл. 1) Төрле басмаларны алдыру өчен төзелгән договор; газета-журналга язылу. Бу форсаттан хезмәтчәннәргә затлы китаплар, еллык подпискалар да кушып бүләкләргә була бит. Р.Фәйзуллин. Ә Туфан Миңнуллинның, подписка җитә башласа, казакъ телендә чыга торган газета-журналларга язылуын ни белән аңлатырга? Р.Миңнуллин. Быел, подписка башлану белән, без, бердәм рәвештә, яраткан гәзитебезгә йөз процент язылдык. Л.Лерон 2) Үз өстеңә нәрсә дә булса эшләргә яки эшләмәскә язмача йөкләмә алу. Сез шул чакта, крестьяннар белән аралашмаска, общественный урыннарда политик темаларга бер сүз дә сөйләшмәскә дип, кулыгыздан подписка биргән идегез. Т.Гыйззәт. Һәммәсен сөйли алмавымның сәбәбе: органнарга подписка биргән кеше бит мин. Ш.Рәкыйпов 3) фин. Билгеле сандагы акцияләрне яки эмиссиядәге облигацияләрне түләп алуны үз өстеңә йөкләү. Әнә дүртенче фабрикның заём комиссиясенә авыруның шундые эләккән булырга кирәк: ул йоклап калган да подписка җыя алмаган, диләр. Г.Камал 4) иск. к. расписка. Алай булса, менә нәрсә: ун процентның һәммәсен дә иртәгә биреп бетерергә кулыгыздан подписка бирәсезме? Г.Камал |