ПОДНОС и. рус Савыт-саба ташу яки өстәлгә аш чыгару өчен, гадәттә читләре өскә табан бераз бөкләнгән яссы калай, пыяла яки башка материалдан ясалган такта. Стаканнарны, кәнфитне өстәлгә куйгач, буш подносын кулына тоткан хәлдә, биек үкчәле туфлиләре белән янә дә паркет идәнгә шык-шык басып чыгып китте. Г.Ахунов. Алар каршында ике ят ир утыра, тирә-якта поднос күтәргән кешеләр айкала: ике авыз сүз дә сөйләшә алмадылар. М.Маликова. Әнә бит, милли көйләр тыңлап ләззәт алучы кунаклар подноска акча арты акчаны ташлап кына торалар! Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә