ПОДКРЕПЛЕ’НИЕ и. рус 1) хәрби Сугыш алып баручыларга ярдәмгә җибәрелә торган хәрби часть, отряд, өстәмә көчләр. --- немецларның артиллериясе безнең тылны дөмбәсли, самолётлары, күтәрелеп, безнең өстә шөпшәдәй йөри – җир селкенә. Ә безгә подкрепление килеп җитә алмый, кыскасы, беттек. М.Мәһдиев 2) күч. Гомумән, берәр мәсьәләдә тарафдар, теләктәш, ярдәмче. Аларның Зифаны бушлай гына биреп җибәрергә бер дә исәбе юк. Менә шуңа Боергандагы Гыйлай абыйларга кереп, подкрепление белән кире борылып кайттым. В.Имамов |