ПО’ДИУМ и. лат. 1) Эстрадада, зал, рәссам студиясе, стадион, кибет салоны кебекләрдә калку, күтәренке урын. Подиумга – машиналар куела торган мәйданчыкка игътибар итмәгез, кибетебез кечкенәрәк булганлыктан, хәтта иң соңгы супермодель үрнәкләрен дә күрсәтеп бетерә алмыйбыз. Р.Мирхәйдәров

2) Модалы кием күрсәтү чаралары, дефилелар үтә торган мәйданчык. «Смолино Парк» отелендә бер атна буе кызлар подиумда йөрергә, бию серләренә төшенергә, макияж салырга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәнгән, тел буенча күнекмәләр алган. Г.Сафиуллина

3) күч. Модалы кием күрсәтү шөгыле, манекенчы эше. Подиум өчен таш курчакка әверелдерелгән балаларны күреп күңел кырыла. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә