ПО’ДДАННЫЙ и. 1) Билгеле бер монархка сәяси-хокукый бәйлелектә булган физик зат; табигъ. Патша инородец подданныйларының зыялыларын, руханиларын тоташтан юк итүне күз алдына да китермәгән. Р.Зәйдулла 2) тар. Бай кешенең, хуҗаның биләмәләрендә аңа буйсынучы һәм аңа экономик яктан бәйле кеше. Бу аксөякләрне үзләренең подданныйлары яраталар һәм аларга ихлас күңелдән бирелгән булалар. Н.Макиавелли |