ПОДВАЛ и. рус 1) сөйл. Йортның җир өстеннән түбән аскы каты. Испаниянең Балеар утрауларындагы шәраб подвалында испаннар белән бергә без «Мәскәү янындагы кичләр»не җырладык. М.Мәһдиев. Ике машина сыярлык итеп эшләнгән гаражның подвалы бик зур иде. Ф.Яруллин. Ашханәләре Комлев урамында, подвал сыманрак бер нәрсә. Р.Низамиев

2) махс. Газета битенең аскы өлеше һәм шунда басылган зур мәкалә. Подвал ярымлык --- озын мәкалә тулысынча романның кимчелекләрен фаш итүгә багышланган. Г.Бәширов. Менә минем турыда Фатих Хөсни, «халык дошманы» дип, «Кызыл Татарстан»га бер подвал мәкалә язып чыкты. Мин аңа рәнҗемим. М.Галиев. Баксаң, газета битенең аскы өлеше подвал дип атала икән! Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә