ПОДАУКА и. рус 1) Бер пот (16,3 кг) сибелүчән әйбер сыешлы агач яки калай савыт, чиләк. --- Фәхри абый читләре кыршылган, чукланган тимер подауканы сыңар кулы белән генә күтәреп үлчәүгә сала. А.Гыйләҗев. Без табышыбызны шул подаука эченә салып, аны тип-тигез җиргә каплап куйдык. К.Миңлебаев. Ишәк җигеп киткән хуҗа, Урамнарны иңләтеп, Алданып үз ялганына, Подаукасын җилләтеп. Ф.Гыйльфан

2) Нинди дә булса сибелүчән әйбернең шундый савытка сыйган күләме; шуңа тигез күләм үлчәү берәмлеге. [Бу кеше] Бер подаука богдай состы да углына бирде. К.Насыйри. Биек тауның башыннан Күренә пәри шәһәре; Быел кызларның мәһәре – Бер подаука бәрәңге. М.Фәйзи. Елы-елы белән халыкның соңгы подаука ашлыгын җыеп алалар, тирә-як урманын кырып бетерәләр. Г.Госман

3) к. пот I. Батман – дүрт подаука керешле үлчәү. Н.Исәнбәт. Абзаң, Гыйльманнарга язгы сабанга ялланып, --- тары --- чәчкән булган иде, --- ике арба тары алдык, төшемгә дә яхшы, арбасыннан сигез подаука төште... А.Таһиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә